2025 елның 22 декабрендә А.С. Әхмәтшин исемендәге “Киләчәк" иҗат үзәге базасында Нурлат шәһәрендә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты, «Педагоглар һәм остазлар» программасы кысаларында үткәрелә торган «Ел укытучысы — 2026» Бөтенроссиякүләм конкурсының муниципаль этабын йомгаклау тантанасы булды. Бу вакыйга педагогик осталык, талант һәм һөнәргә тугрылык бәйрәменә әверелде.
Без ихлас күңелдән коллегаларыбызны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм аларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмый һәрчак яңа казанышларга таба баруларын телибез!
Конкурс җиңүчеләре:
I урын-Гыйләҗева Фәния Фәнил кызы, «1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МАББУның тарих укытучысы;
II урын - Прудников Әмир Александрович, «3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МАББУның физика укытучысы;
III урын-Шәяхмәтов Шәйморат Газиз улы, «9нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МАББУныж инглиз теле укытучысы;
III урын-Токарева Елена Геннадьевна, Биләркүл урта мәктәбенең математика укытучысы
Конкурс лауреатлары:
Трофимова Елена Михайловна, «Егоркино урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;
Варламова Зоя Александровна, "Нурлат гимназиясе" МАББУның инглиз теле укытучысы;
Шәйдуллина Гөлинә Ирек кызы, Яңа Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
"Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә җиңүче — Шәйхетдинова Рәзилә Вахит кызы, «4 нче урта мәктәп" МАББУның башлангыч сыйныфлар укытучысы;
«Иҗат, профессионализм өчен» номинациясендә җиңүче - Джабарова Наталья Фердинантовна, «2нче урта мәктәп» МАББУ башлангыч сыйныфлар укытучысы;
«Мавыгу һәм оптимизм өчен» номинациясендә җиңүче — Мортазина Гөлназ Ренат кызы, «Кизләү төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
«Үз һөнәреңә илһам һәм тугрылык өчен» номинациясендә җиңүче-Федорова Резеда Сабирҗан кызы, 8нче урта мәктәпнең математика укытучысы.
"Педагогик дебют" номинациясендә:
I урын — Воронцова Дарья Константиновна, «Нурлат гимназиясе» МАББУ инглиз теле укытучысы;
II урын — Фоменцова Анастасия Алексеевна, «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МАББУ инглиз теле укытучысы;
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсында:
I урын-Мостафина Назилә Камил кызы, «Нурлат гимназиясе» МББУ татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина: “Ышанам ки, конкурска әзерләнгәндә һәм үткәргәндә һәркем үзенең педагогик багажын яңа белемнәр, яңа „үзенчәлекләр“, яңа табышлар белән тулыландырды һәм яңа, кыю казанышларга рухланды. Кадерле коллегалар! Сезнең уңыш-безнең уртак казаныш. Сез иҗади рухның, инновацияләрнең һәм балаларга чиксез мәхәббәтнең гәүдәләнеше. Сезгә ышаныч, илһам һәм алдагы этапта искиткеч җиңүләр телибез! Сезгә һәм сезнең көчегезгә ышанабыз! Нурлат районы үзенең педагогик җәмәгатьчелеге белән хаклы рәвештә горурлана!», - дип конкурста катнашучыларны, җиңүчеләрне, призерларны җылы котлады һәм җиңүчеләргә зона этабында уңышлар, илһам, якты идеяләр һәм үз көчләренә ышаныч теләде.