Бүген «Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә «Ел укытучысы - 2026» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.
Тантаналы чарада катнашучыларны район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина, мәгариф хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Нурлат территориаль оешмасы рәисе Фәридә Сәгыйрова сәламләде.
«Педагогик дебют» номинациясендә 1нче урынны шәһәр гимназиясенең инглиз теле укытучысы Дарья Воронцова алды, иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - аның хезмәттәше Нәзилә Мостафина. Шәһәрнең 1нче мәктәбенең тарих укытучысы Фәния Гыйләҗева «Ел укытучысы - 2026» исеменә лаек булды. Конкурсның зона этабында алар Нурлат районы данын яклаячак.
Шул ук көнне «Ел тәрбиячесе» конкурсы нәтиҗәләре дә игълан ителде. «Алсу» балалар бакчасыннан Гөлназ Абдуллина белем һәм тәрбия туган телдә алып барылган төркемдә эшләүче иң яхшы тәрбияче дип танылды, «Ел тәрбиячесе» исеменә Рузалия Сәмигулова лаек булды.