Нурлат муниципаль районы территориясендә Яңа ел бәйрәмнәре чорында коммуналь хезмәтләрнең эш тәртибе турында

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

«Нурлат җылылык челтәрләре» акционерлык җәмгыяте штат режимында температура графигы буенча эшли.

Предприятиедә аварияле хәлләрне бетерү өчен кирәкле материаллар һәм җайланмалар запасы булдырылган, автотранспорт - төзек хәлдә һәм кирәкле махсус техника әзерләнгән. «Нурлат җылылык челтәрләре»нең авария-диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли, җаваплы затларның тәүлек буе кизү тору графигы төзелгән.

«Промочистка» оешмасында шулай ук аварияләрне бетерү өчен кирәкле материаллар һәм җайланмалар запасы булдырылган, автотранспорт - төзек хәлдә һәм кирәкле махсус техника әзерләнгән, авария-диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли, җаваплы затларның кизү тору графигы шулай ук төзелгән.

«Нурлатгаз» ЭПУсы эшчәнлеген оештыру кысаларында Яңа ел бәйрәмнәре чорында җаваплы хезмәткәрләрнең кизү тору графигы төзелгән, дежур бригадалар зарарлану ихтималын бетерү өчен материаллар һәм җайланмалар белән комплектланган, «Нурлатгаз» ЭПУсының авария-диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли.

Яңа ел чараларын уздыруга әзерлек кысаларында Нурлат РЭСында да янгын куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрелгән, даими дежур персоналга ярдәмгә өстәмә рәвештә өйдә дежур торучы персонал җәлеп ителә, шулай ук график буенча ИТРлар дежурлыгы оештырылган, автотранспорт һәм махсуслаштырылган техника дежурлыгы тәэмин ителә.

Нурлат муниципаль районында төбәк юлларын чистарту «Татнефтедор» ҖЧҖ НУАД һәм «Алексеевскдорстрой»ААҖ техникалары белән башкарыла.

Коммуналь хезмәтләрнең телефоннары:

«Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ - 23370, диспетчерлар – 89272449996;

«Промочистка» ҖЧҖ - 21380, диспетчерлар – 89372830368;

«Нурлатгаз» ЭПУ - диспетчерлар 21386, 104 авария хезмәте;

Нурлат РЭС-диспетчерлары - 89178591059.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International