Бүген, 20 декабрьдә, шәһәребездә мәктәп укучылары арасында иң массакүләм һәм популяр ярышларның берсе – «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизион этабы уеннары башланды.
Киләсе раундка чыгу хокукы өчен Татарстан Республикасының тугыз районыннан иң көчле баскетболчылар көрәшә. Уеннар ике көн дәвамында ике спорт мәйданчыгында узачак: егетләр «Тулпар» спорт сарае паркетында ярышачак, ә кызлар үз осталыкларын шәһәр гимназиясенең спорт залында күрсәтәчәк.
Нурлат районыннан ярышларда 9нчы мәктәп (егетләр) һәм 2нче мәктәп (кызлар) командалары катнашачак.
«Тулпар» спорт сараенда узган ачылыш тантанасында катнашучыларга, тренерларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин мөрәҗәгать итте. Ул спортчыларга гадел көрәш, якты җиңүләр теләде һәм мондый чараларның яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны популярлаштыру өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
"Бу сезонда Татарстан бөтен Россия буенча иң күп команда – 921 мәктәптән 1573 егетләр һәм кызлар коллективын тәкъдим итеп рекорд куйды. Һәм бүген биредә чын элита – безнең дивизионның муниципаль этабы җиңүчеләре җыелган ", - дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү һәм балаларны тәрбияләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Лариса Габитова.
Ярышлар киеренке һәм мавыктыргыч булырга вәгъдә итә, чөнки һәр команда җиңү максаты белән килгән. Баскетбол ярышлары ике көн дәвам итәчәк, аның нәтиҗәләре буенча көрәшне республика дәрәҗәсендә дәвам итәчәк иң көчле коллективлар билгеләнәчәк. Без барлык катнашучыларга уңышлар һәм, әлбәттә, җиңүләр телибез! Иң көчлеләр җиңсен!