Юка боз: билгесезлеккә адым

2025 елның 19 декабре, җомга

ГИМС инспекторлары татарстанлыларны әлегә бозга чыгу куркынычсыз түгел, республиканың су объектларында боз барлыкка килү процессы әле башлана гына, дип кисәтә.

Кыскача искә төшерү

- бозның калынлыгы 7 см дан ким булганда бозга чыгу катгый тыела;

- тимераякта ялгыз шуу бозның калынлыгы 12 см ким булмаганда рөхсәт ителә;

- тимераякта күпләп шуу бозның калынлыгы 25 смдан ким булмаганда рөхсәт ителә;

- Татарстанда калынлыгы 7 смдан кимрәк булган бозга чыккан өчен Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.10 маддәсе буенча 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф яный.

12 декабрьдә Чистай районында Кама елгасындагы Змеево авылы янында вакытлы коткару посты коткаручылары һава мендәрендә судноны кулланып, балык тотканда боз астына егылып төшкән 21 яшьлек ир-атны коткарган.

Һәлакәтнең сәбәбе – калынлыгы 7 см дан кимрәк юка бозга чыгу. Материаллар административ җаваплылыкка тарту өчен муниципаль берәмлекнең административ инспекциясенә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International