Фирдүс Тямаев геройларның балаларына Яңа ел могҗизасы бүләк итте

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан Нурлат районының Мәдәният сараенда бер үк вакытта моңсу һәм өмет белән сугарылган үзенчәлекле чара узды.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция барышында әтиләре Ватанны саклаганда һәлак булган балалар өчен хәйрия бәйрәме оештырды.

Фойеда чын әкият хөкем сөрде. Әкият геройлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы тылсым атмосферасын тудырды. Балалар уеннарда шатланып катнаштылар, җырлар җырладылар һәм татлы бүләкләр алдылар. Программаның үзенчәлекле өлеше булып кунаклар өчен танылган җырларын башкарган Фирдүс Тямаевның концерты булды. Теләге булган һәркем артист белән истәлеккә фотосурәткә төште,  бәйрәм исә тәм-томнар белән бергәләп җылы чәй эчү белән тәмамланды.

"Безнең егетләр Ватанны саклый, аларның кайберләре, кызганычка каршы, инде исән түгел. Мин әтиләре геройлар кебек һәлак булган балалар өчен шундый бәйрәм оештырырга булдым. Алар өчен безнең ярдәм һәм булышуыбыз бик мөһим», – диде җырчы.

Чарада Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев та катнашты. Ул Фирдүс Тямаевка мөһим волонтерлык инициативасы өчен рәхмәт белдерде һәм гаиләләргә мөрәҗәгать итте.

"Сезнең әтиләрегез, ирләрегез сугыш кырында батырларча һәлак булдылар, соңгы сулышларына кадәр Ватанга тугры булып калдылар. Аларның исемнәре Нурлат районы тарихына мәңгелеккә язылган. Безнең уртак бурычыбыз – сезне кайгырту һәм ярдәм итү", - диде Дамир Азат улы.

Бәйрәмнең кульминациясе Дамир Ишкинеев, Фирдүс Тямаев һәм башка хәйриячеләрдән һәр балага Яңа ел бүләкләре тапшыру булды. Климкиннар гаиләсе бу көнне шатлыгын һәм рәхмәтен яшермәде. Бәйрәмгә Игнат һәм Иван әнисе Марина Ивановна белән килделәр.

"Безнең гаиләдән Фирдүскә һәм барлык оештыручыларга зур рәхмәт, - дип уртаклашты Марина Ивановна. - Балаларым өчен бу бәйрәм чын Яңа ел могҗизасына әверелде. Аларның балкып торган күзләрен, елмаюларын күрү-бәһасез. Алар бүген үзләрен геройның уллары гына түгел, бәхетле сабый итеп тә хис итте".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International