Урта Чаллы авылында яшәүче Зәйнәп Хөҗҗәт кызы Галимова бүген үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә.
Беренчеләрдән булып Зәйнәп Хөҗҗәт кызын әлеге истәлекле вакыйга белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады. Ул аңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм рухи күтәренкелек теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары һәм шулай ук шәхсән үз исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. "Сез бүген 100 еллык юбилеегызны билгеләп үтәсез, – дип мөрәҗәгать итте Дамир Азат улы хезмәт ветеранына. - Сезнең тормыш – безнең өчен ныклык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге. Сез сугыш һәм сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын кичердегез, район иминлеге өчен хезмәт иттегез. Рәхмәт сезгә! Исән булыгыз!».
Котлауларга РФ Дәүләт Думасы депутатының җәмәгать ярдәмчесе Олег Морозов, Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева да кушылды. Ул юбилярга РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән хөкүмәт телеграммасын, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.
"Сезнең өлешегезгә күп сынаулар туры килде, ләкин сез аларны намус белән уздыгыз, тирә-юньдәгеләр өчен ныклык үрнәге булып калдыгыз. Бәяләп бетергесез өлешегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез", - диелә телеграммада.
Зәйнәп Хөҗҗәтовна күз яшьләре белән котлауларны кабул итте, барысына да игелек һәм озын гомер теләде.
"Сезгә дә минем яшемә кадәр яшәргә насыйп булсын!"- диде ул.
Зәйнәп Галимова Урта Чаллы авылында туып гомер кичерә. Аның балачагы һәм яшьлеге авыр вакытларга туры килә. Хезмәт юлын ул 4нче сыйныфны тәмамлаганнан соң ук башлый. Кыз бала олылар белән бертигез хезмәт куя, теләсә нинди эшкә тотына, тылда Җиңүне якынайтуга көчен кызганмый, ә аннары бөтен совет халкы белән бергә сугыштан соңгы елларда илебезне торгызуда катнаша. Ире - Бөек Ватан сугышы ветераны Низам Разетдин улы белән алар ярты гасырга якын тату гомер кичерәләр. Алар бергәләп биш балага лаеклы тәрбия биргәннәр. Бүген аларның нәселен оныклары Һәм оныкчыклары дәвам итә. Зәйнәп Хөҗҗәтовна аларның кайгыртуы һәм мәхәббәтен тоеп гомер итә, бу - аның озын һәм лаеклы тормышының нигезе.