«Мирас» яшүсмерләр клубында Конституция көнен билгеләп үтүгә багышланган тантаналы чара узды

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

«Мирас» клубы базасында Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм кысаларында балигъ булган яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды. Нурлат районы Башлыгы Дамир Азат улы Ишкинеев балаларны шәхсән үзе котлады һәм алдагы башлангычларында уңышлар теләде.

Россия Федерациясенең «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында үз илең өчен горурлык хисен үстерүгә һәм Ватан тарихы белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән “Россия, без синең балаларың!" мавыктыргыч квест уен оештырылды. Уенда катнашучылар бик күп уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр алдылар, буыннар бәйләнешен һәм Ватаныбызга карата мәхәббәтләрен тагын да ныгыттылар.

Әлеге вакыйга яшьләргә гражданлык тәрбиясе бирүнең һәм яшь буында патриотизм рухын ныгыту өчен җәмәгатьчелек һәм хакимият арасынндагы хезмәттәшлекне берләштерүнең ачык мисалы булды.

Бәйрәм күңелле флешмоб белән тәмамланды!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International