Масштаблы федераль форум

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

2025 елның 3-6 декабрендә «Машук» сәнгать үзәгендә (Пятигорск шәһәре) бөтен Россиядән 100 иң яхшы остаз парны берләштергән масштаблы федераль форум узды. Бу вакыйга «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын тормышка ашыруның якты этабы булды. Ул талантлы педагогларны һәм аларның шәкертләрен һәрьяклап үстерү һәм аларга ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады. Бу командалар — 20 000нән артык дәгъвачы арасыннан сайлап алынган «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проектының «Остазлык» трегында җиңүчеләр. Үсеп килүче буын белән эшләүдә алдынгы методикаларны һәм алымнарны гәүдәләндергән мәгариф флагманнарының дәрәҗәле берләшмәсенә шәһәребез вәкилләре дә керде! Федераль дәрәҗәдә остаз парлар югары бәя алды:

• “Нурлат мәктәп-интернаты" ДБМУ: О. В.Бурнашевская — А. В. Кнырева, И. Н. Гатина — Е. В. Васячкина, шулай ук Донецк Халык Республикасыннан остазы белән бергә эшләгән Г. Г. Абдрахманова.

• М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясеннән.: Н.А. Авдушкина — Д. К. Воронцова.

 

Форумның программасы бай һәм гамәли юнәлешле булды, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының яшьләрнең үз-үзен тормышка ашыруы һәм педагогларның һөнәри үсеше өчен шартлар тудыру бурычларына тулысынча туры килде. Катнашучылар остазлыкның заманча коралларын өйрәнде: мастер-классларда булдылар, мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында эшләү турында һөнәри фикер алышуда катнаштылар, уңышлы кейслар белән алмаштылар һәм актуаль цифрлы чишелешләрне үзләштерделәр. Бу аларга квалификацияләрен күтәрергә генә түгел,  үзләренең белем бирү учреждениеләрендә иң яхшы практикаларның амбассадорлары булу мөмкинлеген дә бирде.

«Мәгариф флагманнары» форумында катнашу — ул конкурс кына түгел, ул иҗат итүнең һәм тәҗрибә уртаклашуның яңа казанышларга этәргеч бирә торган уникаль атмосферасына чуму. Д. К. Воронцова белән дистәләгән мең гариза арасыннан безнең парның сайлап алынуын белгәч,  гаҗәеп горурлык һәм җаваплылык хисен тойдык! Форумның һәр көне кыйммәтле инсайтлар белән тулы булды. Россиянең төрле төбәкләреннән коллегалар белән дискуссияләр, уңышлы кейслар белән алмашу - ул бернинди курсларда да алып булмый торган кыйммәтле тәҗрибә. Безнең хезмәт алымнарыбызның никадәр охшаш булуын һәм аларны чишү юлларының никадәр күптөрле булуын күрү гаҗәп иде. Без остаз белән идеяләребезнең һәм методикаларның актуаль һәм нәтиҗәле булуын расладык. Мин өемә яңа белемнәр, элемтәләр һәм, иң мөһиме, тагын да камилләшү һәм алган тәҗрибәмне гимназиябез һәм барлык укучыларыбыз файдасына куллану теләге белән кайттым»,- дип М.Е. Сергеев имемендәге Нурлат гимназиясенең тарих укытучысы Н.А. Авдушкина җылы тәэсирләре белән уртаклашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International