«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты, «Мөгаллимнәр һәм Остазлар» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» курсы буенча «Татарстан Республикасының Ел укытучысы» республика конкурсы призерын котлыйбыз.
8-11 декабрь көннәрендә «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» укытучысы Илнур Радик улы Әмиров «ОБЗР предметын укыту буенча Татарстан Республикасының Ел укытучысы» республика конкурсында Нурлат районын лаеклы тәкъдим итте.
Югары профессионализм таләп иткән Конкурс сынаулары бик катлаулы булды:
9 декабрьдә Илнур Радикович ачык дәрес үткәрде, анда үзенең педагогик осталыгын һәм новаторлык алымын күрсәтте.
11 декабрьдә 12 иң көчле мөгаллим исемлегенә керде һәм финал сынавында — «Педагогик интервью»да ышанычлы чыгыш ясады.
Нәтиҗәсе - ышанычлы җиңү! Республиканың иң яхшы 37 педагогы арасында Илнур Радикович мактаулы II урынны яулады!
Кадерле Илнур Радикович! Сезне чын күңелдән әлеге зур казанышыгыз белән котлыйбыз! Сезнең уңышыгыз - талант, тирән белем, Һөнәргә тугрылык һәм үз эшегезгә чиксез мәхәббәтнең закончалыклы нәтиҗәсе. Сез үзегезнең республиканың иң якты педагогларының берсе булуыгызны исбатладыгыз.
Сезнең белән горурланабыз һәм районыбызга алып килгән җиңү өчен рәхмәт белдерәбез! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа иҗади казанышлар һәм илһам телибез!