Сессияне Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев алып барды.
Сессия Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарыннан башланды.
Биредә агымдагы елда районның социаль-икътисадый үсеше фаразының үтәлеше турында һәм 2026-2028 елларга фараз турында, 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына район, шулай ук шәһәр бюджеты турында, 2026 елга «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милкендәге мөлкәтне хосусыйлаштыруның фаразлау планын (программасын) раслау турында, Нурлат шәһәре Советының 2012 елның 27 ноябрендәге 69 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 02 августындагы 52 номерлы карары үз көчен югалткан дип тану хакында мәсьәләләр каралды.
Сессиядә шулай ук район Советының закон чыгару инициативасы, район Советы һәм шәһәр Советының эш планнарын раслау, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия төзү һ. б. мәсьәләләр каралды.