«Яңа ел чыршысы»ннан балаларның теләкләре язылган кар бөртекләрен Дамир Ишкинеев беренче булып салдырып алды

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Нурлатта «Теләкләр чыршысы» акциясе башланды.

Бүген Нурлат районы Советында «Теләкләр чыршысы» акциясен башлап җибәрделәр, аның барышында предприятие, оешма җитәкчеләре бәйрәмчә бизәлгән чыршыдан балаларның теләкләре язылган кар бөртекләрен салдырып алды.

Иң беренче  булып Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев дүрт кар бөртеген алды. Ул һәр кар бөртегенә язылган теләкне укыды һәм сабыйларның хыяллары Яңа елга кадәр һичшиксез тормышка ашачагын билгеләп үтте.

Район Башлыгы үрнәгенә карап аның урынбасарлары, шәһәр һәм район Советлары депутатлары, җитәкчеләр дә иярде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International