Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан 2025 елның 11 декабрендәге 1450 карары белән "Нурлат муниципаль районында һәм Нурлат шәһәрендә Яңа елга барлык милек рәвешләрендәге предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр арасында биналарны, янәшәдәге территорияләрне иң яхшы бизәүгә - Яңа ел 2026" конкурсы игълан ителә.
Бәйрәм рухын тудыру, территориянең эстетик йөзен арттыру һәм халыкны 2026 елның яңа елын каршы алуга әзерләнүгә тарту максатларында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты биналарны һәм аның тирәсендәге территорияләрне Яңа елга иң яхшы бизәүгә багышланган район конкурсын игълан итә.
Номинацияләр:
4.1.1. "Минем авылым-минем горурлыгым! Авыл җирлекләрендә административ биналарны Яңа елга иң яхшы бизәү";
4.1.2. "Шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре биналары фасадының Яңа елга иң яхшы бизәлеше”;
4.1.3. "Шәһәр белем бирү мәктәпләре бинасы фасадын һәм аның тирәсендәге территорияне Яңа елга иң яхшы бизәү”;
4.1.4. "Авыл җирлекләрендәге мәктәп биналары фасадын һәм аның тирәсендәге территорияне Яңа елга иң яхшы бизәү”;
4.1.5. "Авыл җирлекләрендәге мәктәпкәчә белем учреждениеләре биналары фасадын һәм алар тирәсендәге территорияне Яңа елга иң яхшы бизәү”;
4.1.6. "Шәһәрнең мәктәпкәчә белем учреждениеләре биналары фасадын һәм аларның территориясен Яңа елга иң яхшы бизәү”;
4.1.7. “Шәһәрдә торак йортлар фасадын һәм алар тирәсендәге территорияне Яңа елга иң яхшы бизәү”;
4.1.8. “Авыл җирлекләрендәге торак йортларның фасадын һәм янәшәдәге территорияләрен Яңа елга иң яхшы бизәү”;
4.1.9. “Шәһәр һәм район территориясендә урнашкан объектның Яңа елга иң креатив бизәлеше".
Җиңүчеләрне бүләкләү:
- 4.1.9. пунктында күрсәтелгән номинациядә бер генә призлы урын билгеләнә: 1нче урын.
Конкурсны уздыру вакыты:
- Гаризалар 2025 елның 20 декабренә кадәр кабул ителә.
- Конкурска 2025 елның 25 декабренә кадәр йомгак ясалачак.
- Җиңүчеләр 2025 елның 29 декабрендә бүләкләнәчәк.
Гариза бирү буенча өстәмә мәгълүмат:
Конкурста катнашырга теләүчеләргә гариза белән бергә объектның урнашу адресын, контакт мәгълүматларын, Яңа елга бизәлгән объектның фотосурәтләрен беркетеп, 2025 елның 20 декабренә кадәр җибәрергә кирәк.
Гаризалар түбәндәге электрон адрес буенча: Gorod.Nurlat@mail.ru яки Нурлат шәһәре, Совет урамы, 117 йорт, район Башкарма комитеты бинасы, 2 кат, 21 нче кабинет адресына кабул ителә.