Тантаналы чара Халыклар Дуслыгы Йортында узды.
Бәйрәмгә Нурлат районының авыл хезмәтчәннәре: кыр һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, шулай ук агросәнәгать комплексы ветераннары җыелды. Чарада Нурлат районы үсеше нигезенә күпьеллык хезмәтләре кергән кыр батырлары катнашты. Аларны район Башлыгы Дамир Ишкинеев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илшат Гыйниятуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов һ.б. котлады.
Дамир Азат улы авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен котлап, аларга ихлас теләкләрен җиткерде.
"Ел әйбәт узды, яхшы уңыш җыеп алдык, бу авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Аерым рәхмәт сүзләрен хуҗалыкның кече формалары белән шөгыльләнүчеләр: шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, крестьян – фермер хуҗалыкларына, гаилә фермаларына юллыйм. Бу юнәлешне безгә һәрьяклап хупларга һәм киңәйтергә кирәк, алар үзләренең көндәлек хезмәтләре белән яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Районның авыл хуҗалыгы тармагы өчен озак еллар хезмәт куйган агросәнәгать комплексы ветераннарына рәхмәтемне белдерәм. Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, Татарстан Республикасында да авыл җитештерүенә аерым игътибар бирелә. Авыл халкына махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәмнәре, волонтерлык хәрәкәтендә катнашулары өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә», – диде ул.
Илшат Гыйниятуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән изге теләкләрен җиткерде.
"Бүген без иминлек, азык-төлекне кайгырткан хезмәтчәннәрне хөрмәтлибез. Сезнең хезмәтегез-Татарстанның тотрыклылыгы һәм чәчәк атуының нигезе. Бу хезмәт аңа аерым мөнәсәбәт, үз эшеңне яратуны таләп итә. Нурлат районы үзенең хезмәт сөючән халкы белән һәрвакыт дан тотты, һәм бүген республика Россиянең әйдәп баручы аграр төбәкләренең берсенә әверелүе белән нәкъ менә сезнең тырыш хезмәтегезгә бурычлы», – дип ул җылы теләкләрен белдерде.
Бүләкләү тантанасы чараның ямьле өлешенә әверелде. Авыл хуҗалыгы алдынгылары ведомство бүләкләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Алар арасында Түбән Чаллыдан «Молко-Южный» җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы Ольга Короткина да бар иде. Агросәнәгать комплексы системасындагы нәтиҗәле хезмәте өчен ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды. Ольга Максимовна 35 ел гомерен терлекчелеккә багышлаган һәм моңа бер тапкыр да үкенмәгән.
"Мин әнием эзеннән киттем, ул авылда мактаулы сыер савучы иде. Мәктәпне тәмамлагач, озак уйлап тормыйча, җирле хуҗалыкка сыер савучы булып урнаштым һәм авылда калдым, бу минем эшем", - дип уртаклашты ул.
Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен Ирек Шәрәфетдинов та котлады.
Нурлат районы сәхнә осталары катнашында бәйрәм концерты чараның кульминациясе булды. Артистлар, туган җир, хезмәт һәм дуслык турында җырлар башкарып, тамашачыларга җылы, күңелле атмосфера бүләк итте. Хезмәтчәннәрне берләштергән чара авыл һөнәренең абруен тагын бер кат ассызыклады, барлык кунакларда уртак казанышлар өчен горурлык хисе калдырды.