Бу истәлекле көнне «Мирас» яшүсмерләр клубы яшь нурлатлыларның игътибарын җәлеп итү үзәгенә әверелде.
Тантаналы чара район Башлыгы Дамир Ишкинеев катнашында узды. Ул катнашучыларны истәлекле көн белән котлады. "Конституция – илебезнең төп законы, анда конституцион корылыш нигезләре, дәүләт хакимиятенең эш принциплары, шулай ук Россия гражданинының җәмгыять һәм дәүләт белән үзара мөнәсәбәтләре язылган. Шуңа күрә сез бу канунны белергә һәм аны үтәп яшәргә тиешсез. Сезгә яхшы укуыгызны, укытучылар һәм ата – аналар сүзен тыңлавыгызны, бөек илебезнең, яраткан Татарстан Республикасының лаеклы гражданнары булып үсүегезне һәм Нурлат җиренең патриотлары булуыгызны телим», - дип мөрәҗәгать итте ул балаларга.
Шунда ук Дамир Азат улы тантаналы шартларда яшь нурлатлыларга Россия Федерациясе гражданының төп документын – паспортны тапшырды. Алар арасында 1нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Людмила Мәҗитова да бар иде.
"Безнең сыйныфта 27 укучы, һәм мондый хөрмәт – истәлекле һәм тантаналы көнне паспорт алу миңа гына насыйп булды. Бу бик дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйга", - дип уртаклашты ул.
Людмила белән бу шатлыклы мизгелне уртаклашырга аның әнисе Елена Сергеевна да килгән.
"Бәйрәм чарасына чакыру безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Россия Конституциясе көнендә паспорт алу -бу вакыйга кызыбызга гына түгел, безгә дә, әти-әниләр күңелендә дә озак сакланачак", - дип билгеләде ул. Бу чара Дарья Липендина, Максим Душатин, Эвелина Абдрахманова һәм Вероника Магина өчен дә истәлекле булды. Дамир Ишкинеев аларга «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе эшчәнлеген үстергән өчен рәхмәт хатларын тапшырды.
Шул ук көнне «Мирас» клубында шәһәр мәктәпләре укучылары өчен Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган квест-уен узды. Яшүсмерләр үзләренең белемнәрен биш станциядән торган викторина барышында тикшерде. Мәсәлән, алар дәүләт бәйрәмнәрен аердылар, Россия символлары, дәүләт теле, акча берәмлеге, башкала һ.б. турындагы сорауларга җавап бирделәр. Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән һәм җиңү яулаган «Братиш» командасы «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе дипломы белән бүләкләнде.
Бәйрәм чарасы флешмоб белән тәмамланды.