Нурлат гимназиясенең «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» укытучысы Илнур Әмиров республика һөнәри ярышында нәтиҗәле чыгыш ясап, икенче урынны яулады.
8 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр узган бәйгегә бөтен Татарстаннан 37 иң көчле мөгаллим җыелды. Сынаулар программасы бай булды һәм катнашучылардан югары осталык, педагогик иҗат һәм тирән предмет эрудициясе күрсәтүне таләп итте.
Илнур Радикович әлеге дәрәҗәле форумда Нурлат районын лаеклы тәкъдим итте. Аның профессиональлеге, яңалыклы карашы һәм укучыларны кызыксындыра белүе компетентлы жюри тарафыннан югары бәяләнде, нәтиҗәдә ул мактаулы “көмеш” дәрәҗәсендәге бүләккә лаек булды.
Бу уңыш - талантның, сайлаган һөнәренә тугрылыкның һәм педагогның үз эшенә чиксез мәхәббәтенең закончалыклы нәтиҗәсе. Гимназия коллективы һәм район халкы Илнур Радиковичның казанышы белән горурлана һәм аны чын күңелдән әлеге җиңүе белән котлый. Ирешелгәннәрдә тукталып калмавыгызны, яңа иҗади казанышларга ирешүдә һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә илһамланып хезмәт итүегезне телибез!