Сезне илебезнең төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Без Конституциягә салынган барлык нормаларны белергә һәм төгәл үтәргә тиеш, бары тик шул очракта гына без ирекле илдә яшәячәкбез, ә һәркайсыбызның хезмәте икътисад һәм социаль өлкәнең тотрыклы үсешенә, районның бүгенгесе һәм киләчәге үсешенә өлеш кертәчәк.
Бу истәлекле көндә барлык халкыбызга игелек, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч, районыбыз, республикабыз һәм бөтен Россия хакына барлык башлангычларда уңышлар телим!
Бүген илебез Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп үтә!
Кадерле нурлатлылар, әлеге бәйрәм белән котлап, барыгызга да ватаныбыз тарихын истә тотарга, аның белән горурланырга, аның кадерен белергә, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешергә һәм Ватаныбызда бәхетле гомер итүегезне телим!
Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев