Казанда «Мәрхәмәтле Татарстан — 2025» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
«Елның көмеш волонтеры» номинациясендә Нурлат районыннан якташыбыз Люция Гомәр кызы Фатыйхова җиңү яулады.
Әлеге мактаулы исем өчен бөтен республикадан 517 проект көрәште. Люция Гомәровнаның җиңүе - аның күпьеллык ихтыярый хезмәтен, актив тормыш позициясен һәм үз үрнәге белән теләсә кайсы яшьтәге кешеләрне рухландыра алуын тану ул.
Без якташыбыз белән горурланабыз һәм аны чын күңелдән шушы зур һәм лаеклы бүләге белән котлыйбыз! Аның үрнәге игелекле эшләргә яшь комачауламавын ачык дәлилли.