Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбеннән яшь спортчылары Казанда узган яңа ел алды турнирында җиңү яулады.
«Зилант» спорт мәктәбендә узган ярышларда тренер Рафаэль Билданов шәкертләре бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:
Давид Билданов 1 урынны яулады;
Рамазан Гайсин һәм Ислам Әһлиуллин бронза медальләр яулады.
Самбочыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләсе ярышларда да зур уңышка ирешүләрен телибез!