Нурлатта Бөек Ватан сугышы ветераны Антонина Агапованы Ватан Геройлары көне белән котладылар

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Антонина Андреевна 1944 елда 17 яшьлек кыз булып фронтка китә һәм Берлинга кадәр барып җитә.

Кичә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова Бөек Ватан сугышында катнашкан Антонина Андреевна Агапованы Ватан Геройлары көне белән котлады. Ул район Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән котлауларны җиткерде, шулай ук бүләкне тапшырып, чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде.

Антонина Агапова - бүген районда яшәүче ике Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе. Ул 1927 елның 8 августында Куйбышев өлкәсенең Кошки районы Кутузовка авылында туа. Хәрби хезмәткә аны 1944 елда, Нурлат станциясендә товар конторасында эшләгәндә алалар.

Аның фронт юлы 70-35нче хәрби-эксплуатация бүлеге составында Берлинга кадәр сузыла. Антонина Андреевна анда үлчәүче булып хезмәт итә. Башка 17 яшьлек кызлар белән бергә ул хәрби эшелоннарны озата барган һәм фронт яны тимер юл станцияләренең эшен тәэмин иткән. Аларның составы еш кына дошман атакалары объектына әверелә. Яшь тимер юлчы хатын-кызларга үзләренең турыдан-туры бурычларын үтәргә генә түгел, кешеләрне коткарырга, янгыннарны сүндерергә, юлларны җимерекләрдән чистартырга һәм тимер юл полотносын торгызырга да туры килгән. Фронт язмышы оператор да, коткаручы да, янгын сүндерүче дә булырга мәҗбүр итә.

Антонина Андреевна 1945 елның октябрендә демобилизацияләнә һәм Нурлатка, Бөгелмә тимер юл бүлеге карамагына кайта. Үзенең хезмәт юлын ул Нурлат станциясендә дәвам итә, анда 40 елдан артык товар кассиры булып эшли. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Бу ел Антонина Андреевна өчен аеруча истәлекле булды: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан сугышчан батырлыгы һәм шәһәр үсешенә зур өлеш кертүе өчен аңа «Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән югары исем бирелде. Бу бүләк - җиңүчеләрнең героик буынына барлык шәһәрдәшләребезнең тирән ихтирамын һәм рәхмәтен белдерү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International