2025 елның 10 декабрендә сәгать 11дән 13 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» төрле дәүләт органнары вәкилләре белән берлектә Нурлат муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздыра. Чара Нурлат шәһәре, Совет ур., 117 йорт, актлар залы адресы буенча узачак.
Акциядә квалификацияле хокукый ярдәм кирәк булган шәһәр һәм район кешеләре катнаша алачак. Консультацияләрне Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Пенсия фонды, Росреестр, Федераль суд приставлары хезмәте, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы һәм Адвокатлар палатасы белгечләре үткәрәчәк.
Чара халыкның хокукый белемен арттыруга һәм гражданнарга төрле мәсьәләләр буенча оператив юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.