Бу көн бөтен ил өчен аерым әһәмияткә ия - ул чорларны бәйләп торган звено булып хезмәт итә, тарихның төрле чорларында Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучыларның батырлыкларын искә төшерә.
Нурлатлылар Ватан өчен көрәшкән якташларыбызны искә алу өчен Хәтер һәм дан мемориаль комплексындагы Азат итүче сугышчы һәйкәле янына җыелды. Предприятие-оешма коллективлары, укучылар, район җитәкчелеге, ата-бабаларыбызның һәм бүгенге сугышчыларыбызның каһарманлыгына хөрмәт йөзеннән, һәйкәл алдына чәчәкләр куйды.
Митингка җыелганнарга район Башлыгы Дамир Ишкинеев мөрәҗәгать итте.
"Бүген - Ватан Геройлары көнендә без үз геройларыбызның үткәненә һәм батырлыкларына хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәбез. Аларның фидакарьлеге нәтиҗәсендә без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз, үз илебез һәм аның тарихы белән горурлана алабыз. Бу көн рәсми бәйрәм генә түгел, ул безнең җирдә тынычлык хакына корбан булганнарны аерым дулкынлану белән искә алу көне. Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларына һәм дәһшәтенә түзгән халкыбыз гаять зур батырлык һәм күмәк көч символына әверелде. Бөек Ватан сугышының барлык фронтларында хәрәкәттәге армиягә алынган 16 меңнән артык нурлатлы сугышкан. Без тарихка якташларыбызның исемнәре алтын хәрефләр белән язылуы белән горурланабыз. Нурлат җире дүрт Советлар Союзы Герое, Россия Герое, ике Дан орденының тулы кавалерын үстергән. Бүгенге көндә безнең районда ике меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны яши, алар арасында кулларына корал тотып Ватанны саклаган 2 сугыш ветераны бар. Интернациональ бурычларын үтәгән хәрби хезмәткәрләр буыны ветераннарыбызның лаеклы алмашы булып тора. Без барлык буын сугышчыларына Ватан хакына күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәтле. Бүген безнең сугышчылар махсус хәрби операция уздыру зонасында батырларча көрәшүләрен дәвам итә. Алгы сызыкта бурычларны үтәүче егетләребез алдында баш иябез", - диде ул.
Шунда ук Дамир Азат улы ефрейтор Ярослав Сиплатовка «Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы» таныклыгын тапшырды. Ярослав Сергеевич ашыгыч хәрби хезмәт чорында 2024 елның 16 маеннан 4 октябренә кадәр Россия Федерациясе территориясен кораллы бәреп керүгә каршы тору буенча куелган бурычларны үтәде.
Бу бәйрәмнең мөһимлеген үз чыгышында махсус хәрби операция ветераны Владимир Коренков та ассызыклады, ул Ватанны саклаган ата-бабаларның да, хәзерге сугышчыларның да батырлыгын билгеләп үтте.
Митинг бер минутлык тынлык белән тәмамланды, аны Нурлат шәһәре һәм районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин игълан итте һәм сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган һәм тыныч вакытта вафат булган сугышчыларны искә алырга чакырды. Бу тынлык минуты мәңгелек рәхмәт һәм буыннарның өзлексез элемтәсен символлаштырган әһәмиятле өлеш булды.