Түләүсез юридик ярдәм

2025 елның 8 ноябре, шимбә

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» дәүләт казна учреждениесе Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2025 елның 10 декабрендә сәгать 11дән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында яшәүчеләргә түбәндәге адрес буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын уздырырга планлаштыра: Нурлат ш., Совет ур., 117 йорт., (Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының кече залы) кабул итүгә язылу өчен телефоннар: 8(84345) 20615, 31910, 20605

Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International