Нурлат педагоглары Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре исеменә лаек булды

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Пятигорск шәһәрендә урнашкан «Машук» белем үзәгендә 2025 елның 3-6 декабрендә иң яхшы  100  педагог - остаз җыелды. Аларны – «Россия - мөмкинлекләр иле» Президент платформасы кысаларында «Мәгариф флагманнары» проектының «Остазлык мәктәбе» трегы җиңүчеләрен, бөтен илдән 20 000нән артык гариза арасыннан сайлап алганнар.

Алар арасында нурлат педагоглары да бар. Алар - Нурлат интернат-мәктәбеннән Ольга Бурнашевская һәм Алена Кнырева, Ирина Гатина һәм Елена Васячкина, Гөлнара Абдрахманова, шулай ук М.Е. Сергеев исемендщге Нурлат гимназиясе педагоглары Нина Авдушкина һәм Дарья Воронцова бар.

Конкурс барышында парлар тест узды, практик биремнәрне үтәде һәм уртак остазлык инициативалары булдырды.

Катнашучылар заманча остазлык инструментларына багышланган мәгърифәтчелек программасында һәм практикасында катнашты: аңа мәктәпләрдә, колледжларда һәм югары уку йортларында остазларның эше турында мастер-класслар һәм дискуссияләр, уңышлы кейслар алмашу, актуаль методикалар һәм санлы инструментлар белән танышу керә.

Нурлат педагоглары конкурста җиңүчеләр исеменә лаек булды, аларның остазлык инициативалары илнең иң яхшы тәҗрибәләре җыентыгына керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International