Шәһәр Мәдәният сараенда «Барысы да Җиңү өчен. Нурлат» фонды тарафыннан Ватан Геройлары көненә багышлап оештырылган чаралар узды.
Нурлатлыларга махсус хәрби операция ветераннарын берләштергән Россиядә беренче төркем – Казаннан «ДОБРОБАТ», шулай ук популяр җырчы, якташыбыз Рәфис Кәлимуллин үзләренең музыкаль номерларын бүләк итте.
Мәдәният сарае фойесында трофей җиһазларының күчмә күргәзмәсе оештырылды, аны Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары һәм ветераннары республика иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге һәм «Барысы да Җиңү өчен. Нурлат» фонды тәкъдим итте. Моннан тыш, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен Нурлат районының волонтерлык хәрәкәтләре продукциясе тәкъдим ителде.
Чарада мәртәбәле кунаклар: Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, ТР сугышчы-ветераннар берлеге төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Вячеслав Лаврентьев һәм башкалар катнашты.
Тантананың рәсми өлешен ачып, Дамир Ишкинеев Нурлат районында яшәүчеләргә һәм волонтерларга риясыз хезмәтләре һәм якташларыбыз - СВО сугышчыларына ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.
"Бүген истәлекле көн - ирекле хезмәткәрләр көне. Волонтерлык хәрәкәтенә Нурлат районында яшәүче меңләгән кеше җәлеп ителгән: балалар да, мәктәп укучылары да, предприятие хезмәткәрләре дә, пенсионерлар да. Безнең районда 16 волонтер төркеме эшли, алар тегәләр, бәйлиләр, ризык әзерлиләр, техник чаралар сатып алып барысы да актив эшлиләр. Моннан тыш, шәһәр һәм авылларның гади халкы да бу эшкә җәлеп ителгән. Волонтер булып һәркем дә була алмый-ул игелекле йөрәкле, киң күңелле, шәхси вакытын санга сукмыйча, махсус хәрби операция зонасында көрәшүче сугышчыларыбызга хәйрия ярдәме күрсәтә», – дип билгеләп үтте Дамир Азат улы.
Кайбер нурлатлылар волонтерлык хәрәкәтен үстергән һәм гуманитар ярдәм күрсәтүгә зур өлеш керткән өчен район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары һәм ветераннары республика иҗтимагый оешмасының һәм «Барысы да җиңү өчен. Нурлат» Фондының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Сафиуллин эшкә йомгак ясады.
«Барысы да җиңүе өчен. Нурлат » Фонды тарафыннан ел дәвамында Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына, Херсон, Запорожье, Курск, Белгород һәм Брянск өлкәләренә гуманитар йөк ташу буенча 16 сәфәр оештырылды. Барлыгы бер ел эчендә 250 тоннадан артык гуманитар йөк, 60 берәмлек техника китерелгән: УАЗ, «Нива» автомобильләре, җиңел транспорт, квадроцикллар, мотоцикллар, 38дән артык роботлаштырылган платформа һәм башкалар. Маршрутның озынлыгы 78 мең километрдан артып китте, без 150 бүлекчәдә булдык", - дип билгеләп үтте Ришат Рәшит улы, шәһәр һәм район халкына, волонтерлык оешмаларына, шәхси эшмәкәрләргә, СВО сугышчыларына ярдәм иткәннәре һәм Җиңүне якынайтуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Шунда ук кайбер нурлатлылар «Фронтка ярдәм иткән өчен», «Россия волонтерына», «СВОга ярдәм иткән өчен» медальләре, шулай ук Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Аларны Ришат Сафиуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Ивановның ярдәмчесе Илдар Галимов һәм СВО ветераннары ассоциациясенең Нурлат бүлеге җитәкчесе Артур Кәбиров тапшырды.
Хәйрия концерты кысаларында кергән барлык акчалар СВО сугышчыларына ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.