Район халкына продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителде.
Нурлат шәһәренең Кооператив урамында инвалидлар декадасына багышланган традицион сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Бу быелгы соңгы ярминкә, һәм ул районның төрле авыл җирлекләреннән, шулай ук күрше Самара өлкәсеннән күпсанлы сатып алучыларны һәм җитештерүчеләрне җыйды.
Килүчеләргә продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителде: шәхси ярдәмче хуҗалыклардан кош ите, сыер ите, дуңгыз ите, яңа җиләк-җимеш, бал, яшелчә, сөт продуктлары, балык, казылык эшләнмәләре, кайнатмалар һәм башкалар. Сатып алучылар арасында ит, алма һәм умартачылык продуктлары аеруча популяр булган.
Катнашучылар арасында Гәйтән авылыннан София һәм Валентин Артемьевлар гаиләсе дә бар.
"Быел икенче тапкыр киләбез. Барысы да үз хуҗалыгыбызда җитештерелгән. Йомырка, бал, безнең кечкенә умарталыгыбыз бар. Заготовкалар күп ясыйбыз - узган юлы сигез банка саттык. Безгә, пенсионерларга, зур ярдәм бу. Без эшсез утырырга күнекмәгән", - дип уртаклаштылар алар.
Иртәдән үк сәүдә рәтләрен Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев та карады. Ул ярминкәнең оештырылуы белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, халык арасында мондый чараларга ихтыяҗ булуын билгеләп үтте.
Киләсе, быелгы елны йомгаклау ярминкәсе 27 декабрьдә — Яңа ел алдыннан узачак. Ул иң бай һәм иң күп ассортиментлы ярминкәләрнең берсе булачак, район халкы бәйрәм өстәленә яңа җитештерелгән продукциянең төрледән – төрлесен сатып ала алачак.
Фото - «Нурлат-информ»нан