Район Башкарма комитеты җитәкчесе «Район газетасын – туган телдә» хәйрия акциясендә катнашты

2025 елның 5 декабре, җомга

Әсгать Габдуллин СВОда катнашучы сугышчының әнисенә  һәм күп балалы анага «Дуслык» газетасына язылу бүләк итте.

Нурлат районында «Район газетасын – туган телдә» хәйрия акциясе дәвам итә, аңа район Башлыгы Дамир Ишкинеев старт бирде. Акция махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Акциягә кушылып, район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин Нурлат районында яшәүче ике хатын-кызга язылу квитанцияләрен тапшырды.

Киләсе яртыеллыкка язылуга Нурлаттан күп балалы әни Марина Пайдуганова һәм Кизләү авылында яшәүче, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчының әнисе Зөлфия Курамшина ия булды. Район газетасын  алар үз телләрендә алдырачак.

"Дуслык" газетасы-рәсми яңалыклар чыганагы гына түгел, ә районыбыз тормышы, аның кешеләре, аларның уңышлары һәм традицияләре турындагы елъязма да ул. Һәр кеше аны үзенә якынрак телдә укый алуы бик мөһим. Бигрәк тә районның һәм илнең киләчәгенә зур өлеш кертүче гаиләләргә игътибар бирәбез», – диде Әсгать Габдуллин.

Исегезгә төшерәбез, «Район газетасын – туган телдә» акциясе СВОда катнашучыларның гаиләләрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, күп балалы гаиләләрне һәм башка категориягә кергән нурлатлыларны актуаль җирле мәгълүмат белән тәэмин итәргә һәм аларга өстәмә мораль ярдәм күрсәтергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International