Район Башлыгы Дамир Ишкинеев үзенчәлекле нурлатлылар өчен оештырылган аш-су хәзерләү мастер-классында булды

2025 елның 5 декабре, җомга

“Игелекле куллар осталыгы" чарасы инвалидлар декадасы кысаларында узды.

Мастер-класска район Башлыгы Дамир Ишкинеев, шулай ук ата-аналар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм үзәкнең попечительләр советы әгъзалары килде.

Үзләренең аш-су осталыкларын үсеш үзенчәлекләре булган, көндезге төркемдә шөгыльләнүче яшьләр күрсәтте. Алар камыр басты, ризыкның эчлеген әзерләде һәм пиццаны духовкада пешерде.

Бүген 25 нурлатлыдан торган төркем 2020 елдан бирле эшли. Төп юнәлешләрнең берсе - көнкүреш күнекмәләренә өйрәтү. Дәресләр махсус җиһазландырылган социаль-көнкүреш җайлашу кабинетында уза. «Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм» фонды гранты ярдәмендә биредә заманча кухня зонасы, көнкүреш техникасы, шулай ук ужайлы җайланмалар сатып алынган.

«Миңа монда бик ошый. Мин бик күп дуслар таптым һәм камырда ризыклары, пицца пешерергә, винегрет һәм краб салатын әзерләргә өйрәндем",-дип уртаклашты төркемгә инде икенче ел йөргән 19 яшьлек Ислам Усманов.

Пицца әзерләнгән арада җыелучыларга район башлыгы Дамир Ишкинеев мөрәҗәгать итте. Ул үзәк коллективына мөһим эшләре өчен рәхмәт белдерде.

"Балалар, үсеп килүче буын үзләрен социумда уңайлы хис итәргә һәм үсеш өчен барлык мөмкинлекләргә ия булырга тиеш. Бу эшне үстерүгә күп көч куюыгыз өчен зур рәхмәт", - дип билгеләде ул.

Чара азагында үзәкнең Попечительләр советы әгъзасы, шәхси эшмәкәр Сергей Бархаткин төркем карамагындагыларга акчалата сертификатлар тапшырды. Балаларның әти-әниләре Әлфия Гафурова һәм Эльвира Зәйдуллина «Гармония» педагогларына сизгерлекләре, җылы мөнәсәбәтләре һәм балаларга кирәкле тормыш күнекмәләре тәрбияләүдә сабырлыклары өчен тирән рәхмәтләрен белдерде.

"Безнең белгечләр менталь тайпылышлы затлар белән эшләүнең төрле методикаларын куллана, коррекцион дәресләр, социумга уңышлы җайлашу өчен кирәкле социаль-көнкүреш һәм социаль-мохит күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Алар һәр социаль хезмәт алучының индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, дәресләр оештыра, шуңа күрә катнашучылар психологик уңайсызлык кичерми, киресенчә, атмосфера башка тәрбияләнүчеләр белән аралашуга һәм аңлашуга этәрә», – дип билгеләп үтте «Гармония» үзәге директоры Рәзинә Хисаметдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International