Гирляндаларның сертификаты булырга тиеш

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Йорт яки урам өчен электр гирляндаларын сайлаганда мәҗбүри сертификация узган бары тик заводтан чыккан әзер модельләрне генә кулланырга кирәк.

Бу кагыйдә - формальлек түгел, ә электр куркынычсызлыгының катгый мөһим таләбе.

Кулдан ясалган һәм сертификацияләнмәгән эшләнмәләр ни өчен куркыныч тудыра: конструкция һәм изоляция стандартлары бозылган. Кыска ялганыш, артык җылыну һәм, нәтиҗә буларак, янгын чыгу куркынычы  зур. Ток сугу куркынычы да югары. Куркынычсыз гирлянда сайлау критерийлары түбәндәгеләр: маркировка. Төргәктә һәм эшләнмәдә техник регламентка туры килү билгесе булырга тиеш (ЕАС, ТР ТС 004/2011). Документация. Паспортта көчәнеш, куәт, эксплуатацияләү кагыйдәләре күрсәтелә. Саклык дәрәҗәсе (IP). Куллану өлкәсен билгели: IP20-җылытыла торган коры бүлмәләр өчен генә. IP44-турыдан-туры яңгырдан саклана торган лапас астында тышкы ку якта ллану өчен. IP67/IP68-тулысынча герметик, урам өчен яраклы (яңгыр, кар). Беренчел тикшерү. Кабызыр алдыннан чыбыкның, чәнечкенең, патроннарның һәм лампочкаларның бөтенлеген тикшерегез. Эксплуатацияләүнең мәҗбүри кагыйдәләре: ут челтәренә артык көч килмәсен: бер-бер артлы өч гирляндадан артык тоташтырмагыз. Кабызылган гирляндаларны беркайчан да озак вакыт караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә өйдән чыгып киткәндә. Урам гирляндаларын урамда гына, ә интерьер гирляндаларын бина эчендә генә кулланыгыз. Эшләнмәне үзегез ремонтламагыз, белгечкә мөрәҗәгать итегез. Чыбыкларны механик зарарлауга юл куймагыз: боргаламагыз, тартмагыз, ишек яки тәрәзәләргә кыстырмагыз. Гирляндаларны җылыткычлардан, каминнардан һәм башка җылылык чыганакларыннан куркынычсыз ераклыкта тотыгыз. Балаларның гирляндадан файдалануын контрольдә тотыгыз һәм аларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз. Төзек булмаган очракта: яну, төтен, очкын исе, лампа җемелдәве яки чыбыкны җылыту: гирлянданы розеткадан кичекмәстән алыгыз. Тоташтыргыч вилкасы зарарланган яки җылынган булса, сүндерегез. Профессиональ ремонтка кадәр эшләнмәне бүтән кулланмагыз. Янгын чыккан очракта: электр энергиясен сүндерегез (вилкасын алыгыз яки автоматны сүндерегез). Кичекмәстән янгын сүндерү хезмәтен чакырыгыз. Утны сүндерергә тырышып карагыз: яна торган урынны тыгыз табигый тукыма (мәсәлән, одеял) белән каплагыз. Углекислоталы яки порошоклы янгын сүндергеч кулланыгыз.

Куркынычсызлык - ул җаваплылык. Сертификацияләнгән продукцияне сайлау һәм кагыйдәләрне үтәү сезнең йортны янгыннан һәм җимерелүдән саклаячак.

«Татарстан Республикасы буенча ГПС ДП идарәсе» ФДБУ Әлмәт филиалы - ГПС ФПС отрядының 73 нче ПЧ ОП ДПП буенча инструкторы А.И. Балдина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International