4 декабрьдә Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда нәфислек, талант һәм традицияләргә тирән хөрмәт белән сугарылган үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде.
Биредә «Татар кызы-2026» республика конкурсының Татарстанның өч районыннан: Нурлат, Яңа Чишмә һәм Әлки районнарыннан иң булган һәм уңган кызларны берләштергән зона туры узды.
Конкурста катнашучыларны һәм кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова сәламләде.
Конкурста катнашучыларга мавыктыргыч һәм күпкырлы сынаулар аша узарга туры килде. Алар иҗади номерлары белән балкып торды, эрудиция һәм тапкырлык күрсәтте, шулай ук үзләренең аш-су әзерләү серләрен ачып, жюри хөкеменә традицион татар ризыкларын тәкъдим итте. Тарих, тел һәм гореф-гадәтләрне тирәнтен белү генә түгел, һәрбер дәгъвачының нәфислеге, зирәклеге һәм эчке сөйкемлелеге дә бәяләнде.
Нурлат районы данын әлеге мөһим мәдәни вакыйгада муниципаль этап җиңүчесе, Колбай-Мараса мәктәбе укучысы Айгөл Әхмәтҗанова яклады.
«Татар кызы» Халыкара конкурсы дирекциясе Башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин билгеләп үткәнчә, проект милли үзаңны, буыннар диалогын ныгыту һәм мәдәни кодны саклауның мөһим мәйданчыгы булып тора. Мондый инициативалар яшьләрне үз тамырларын горурлык белән сакларга һәм киләчәккә татар үзенчәлеген ышаныч белән алып баруга рухландыра.