Гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында ул СВОда катнашучы сугышчыга ярдәм итү, уйлап табуларны гамәлгә кертү һәм җирне рәсмиләштерү мәсьәләләрен карады.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә партиянең 24 еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү атналыгы дәвам итә. Бу чара район халкына хакимият вәкилләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә һәм актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм алырга мөмкинлек бирә.
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов халыкны кабул итте. Аңа төрле дәрәҗәдәге сораулар белән өч нурлатлы мөрәҗәгать итте. Би Күле авылыннан махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчы инвалидлык рәсмиләштерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Мәсьәлә депутат тарафыннан шәхси контрольгә алынды. Районда яшәүче тагын бер кеше үз эшләнмәләрен тәкъдим итте һәм аларны гамәлгә кертүдә ярдәм итүләрен сорады. Өченче мөрәҗәгать җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә ярдәм итүгә кагылды. Бу мәсьәлә буенча уңай карар кабул ителде һәм мөрәҗәгать итүчегә алдагы гамәлләр алгоритмы аңлатылды.
Гражданнарны кабул итү атналыгы дәвам итә. Консультация һәм ярдәм сорап «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 2-28-24 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.