«Грани» мәдәни-ял үзәгендә масштаблы чара уздырылды.
Анда Татарстан Республикасы «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов, Ассоциация директоры Сания Газизьянова, «Легенда» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин һәм башкалар катнашты.
«Грани» үзәге хезмәткәрләре бу юлы да шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган дип саналган Бөек Ватан сугышы солдатларының туганнары кунак булган кызыклы чара әзерләде. Нәкъ менә аларга Михаил Черепанов иң кадерле белешмәләрне - аларның гаиләсе героеның сугыш кырында һәлак булуы, Ватаныбызны фашистлардан батырларча саклавы турындагы документ тапшырды.
Бу көнне әнисе белән улы Любовь һәм Вячеслав Тимонниковлар күз яшьләрен тыя алмады. Алар, геройның исемен гаиләсенә кайтарырга ярдәм иткән туганнарына, эзләүчеләргә рәхмәт әйтте.
Наҗия Билданова да күз яшьләре белән документны кабул итте, аның әтисе ул ана карынында чакта ук сугышка алынган. Әтисен күрергә насыйп булмый аңа, бары тик архив мәгълүматларыннан гына ул хәзер аның 1941 елда ук һәлак булганлыгын белә.
Биредә Михаил Черепанов һәм Сания Газизҗанова «Татарстанның йолдызсыз Геройлары» китабын тәкъдир итте. Бу китапка Бөек Ватан сугышында катнашкан 8 нурлатлының исеме кертелгән, алар югары бүләккә-Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма нинди дә булса сәбәпләр аркасында аны алмаган.
Гомумән алганда, чара хис-кичерешләргә бай булды, аңа «Грани» хезмәткәрләренең иҗади номерлары аерым атмосфера бирде. Михаил Валерьевич үз чиратында үзәк директоры Динә Хөҗҗәтовага «Ветераннар хәрәкәтенә күрсәткән булышлык һәм ярдәм өчен» медален тапшырды.
Шул ук көнне район Башлыгы Дамир Ишкинеев та Михаил Черепанов белән очрашты. Очрашу җылы атмосферада узды. Чара бүләкләү белән тәмамланды. Дамир Ишкинеев Михаил Черепановка, Сания Газизьяновага һәм Владимир Малыгинга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шул ук көнне нурлатлылар Хәтер һәм Дан мемориалы территориясендә урнашкан Азат итүче сугышчы һәйкәленә чәчәкләр куйды.