Чара Шәһәр Мәдәният сараенда узды һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең җәмгыять тормышына керткән өлешләрен тану, хөрмәт итү символына әверелде.
Концерт башланыр алдыннан кунаклар өчен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз иҗат иткән эшләр күргәзмәсе оештырылды. Үзләренең иҗатларын Үрнәк авылыннан «Кул эшләре остасы» клубының актив әгъзалары (җитәкчесе Рәхимә Бобакулова), шулай ук Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат – йортында яшәүче Анатолий Шмаков һәм Антонина Щекотова тәкъдим итте. Надежда Чикурованың алмаз белән чигү техникасында эшләнгән картиналары экспозициясе тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Фойеның уңайлы атмосферасында чарада катнашучылар өчен чәй эчү оештырылды, анда кунаклар җылы дусларча әңгәмә вакытында бер-берсе белән аралашты.
Концерт алдыннан күргәзмә экспонатлары белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан Респпубликасы Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов танышты. Алар «үзенчәлекле» нурлатлыларның ныклыгына, талантына һәм тормыш сөючәнлегенә соклануларын белдерде.
Рәсми өлеш Дамир Ишкинеевның сәламләү сүзеннән башланды.
"Бүген без мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар һәм ихтирам белдерергә җыелдык. Без сезнең казанышларыгызга, батырлыгыгызга, ныклыгыгызга һәм оптимизмыгызга чын күңелдән сокланабыз. Сезнең үрнәгегез тирә-юньдәгеләрне рухландыра, игелек һәм теләктәшлекне ныгытырга ярдәм итә. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү мәсьәләсе безнең районда һәрвакыт иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булды һәм шулай булып кала бирә. Бүгенге көндә федераль ташламалардан 5 меңнән артык нурлатлы файдалана. Инклюзив белем бирүне үстерү буенча зур эш алып барыла, анда махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларга ярдәм итү өчен шартлар тудырылган. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары, инвалид балалар өчен уңайлы мохит булдыруны исәпкә алып, капиталь ремонт программаларында катнаша. Сыйфатлы медицина ярдәме алу мәсьәләсе дә өстенлекле булып кала", - диде Дамир Азат улы.
Ул шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләргә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә торган иҗтимагый берләшмәләргә, оешмаларга һәм эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде. Социаль хезмәткәрләргә, педагогларга һәм медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Район Башлыгы махсус хәрби операция ветеран-инвалидларының батырлыгын аерым билгеләп үтте.
Бүләкләү тантанасында Дамир Ишкинеев Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсенең актив әгъзаларына, Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты һәм «Гармония» үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында «Гармония» үзәге психологы һөнәри эшчәнлеге барышында үзен югары квалификацияле белгеч буларак күрсәткән, сәламәтлекләрендә тайпылышлар булганнарны психология һәм тернәкләндерү өлкәсендә тирән белемгә ия Роза Ильмухина да бар иде.
«Безнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе эшчәнлегенең төп юнәлеше-имин булмаган гаиләләргә ярдәм итү, ОВЗлы балигъ булмаган балалар һәм менталь тайпылышлары булган 18 яшьтән өлкәнрәк яшьләр көнкүреш күнекмәләренә өйрәнә торган көндезге төркем белән эшләү", - дип уртаклашты Роза Фаилевна.
Бәйрәм концертын район үзешчәннәре, «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе педагоглары һәм укучылары, шулай ук Нурлат районының иҗат коллективлары һәм яшь талантлар чыгышлары дәвам итте.