Нурлатта «Дуслык» фестивале халыклар бердәмлегенең якты бәйрәменә әверелде

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Нурлатта милли мәдәниятләрнең «Дуслык» район фестиваль-конкурсы узды.

«Грани» мәдәни-ял үзәге бер көнгә үзешчән артистларны, вокаль һәм фольклор коллективларын, мәгариф учреждениеләре педагогларын һәм укучыларын, шулай ук балалар бакчаларында йөрүчеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелде. Алар үзләренең матур чыгышлары белән Нурлат районында яшәүче  милләтләр – татарларның, русларның һәм чуашларның күптөрле традицияләрен күрсәтте.

Фестиваль башланыр алдыннан барлык катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова сәламләде.

"Бүген безне берләштерә торган бәйрәм уза. Һәр халыкның үз уникаль тарихы, мәдәнияте, көнкүреше, сәнгате бар. Бүгенге кебек чаралар халык зирәклеген уртаклашырга мөмкинлек бирә, милли традицияләрне саклап калырга ярдәм итә», – диде ул.

Фестиваль өч яшь категориясендә һәм ике номинациядә узды: «Халыкчан вокал (шул исәптән фольклор һәм этнография)» һәм «Милли йоладан бер өзек». Нәкъ менә икенче номинация кысаларындагы чыгышлар күп жанрлылык белән сөендерде. Аларда музыкаль озата бару, җырлау, бию, халык уен коралларында уйнау, сәхнә сөйләме һәм атрибутика органик рәвештә бергә кушылган. Биредә үзләренең осталыкларын «Сеспель» чуаш җыры халык ансамбле (Андреевка мәдәният йорты), шәһәр гимназиясенең «Яңарыш» фольклор коллективы, 4нче мәктәпнең «Нур» фольклор коллективы, «Чишмәкәй» балалар бакчасының «Туслах» балалар ансамбле һәм башкалар күрсәтте. Тамашачылар һәм жюри рус, татар һәм чуашларның матур йола сәхнәләштерүләрен күрде.

Вокаль коллективлар да районның мәдәни мирасының күптөрлелеген күрсәтте, традицияләрнең яшәвен буыннан-буынга күчүен исбатлады.

Яшь нурлатлыларның читтә калмавы сөендерә. «Грани» үзәгенең «Гамма» вокаль студиясе, шәһәр гимназиясенең «Илһам» вокаль коллективы катнашучылары, 1нче мәктәп укучысы Милана Захарова һәм башка яшь талантлар үсеп килүче буынның халык традицияләренә һәм тарихына чын күңелдән хөрмәт белән каравын, аларны лаеклы бик яхшы саклаучылар булуларын күрсәтте.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләрне «Грани» мәдәни-ял үзәге директоры Динә Хөҗҗәтова һәм жюри рәисе – Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Галина Терентьева тапшырды.

«Дуслык» форматындагы фестивальләрне үткәрү җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Алар һәр халыкка үз телен, җырларын, йолаларын һәм уникаль мәдәни мирасын саклап калырга, өлкән буынга тәҗрибәсен тапшырырга, ә яшьләргә ата – бабаларыбызның зирәклеген җанлы, мавыктыргыч формада үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Фестиваль мәдәниятләрнең күптөрлелегенең берләштерүче фактор, Нурлат районының төп көче һәм байлыгы булуын ачык күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International