Фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм кооперативлар башкала халкына экологик чиста продуктлар тәкъдим итте, шәһәрлеләр актив рәвештә кышка запаслар сатып алды.
Бүген Нурлат районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Казанда традицион сезонлы ярминкәдә катнашты. Сәүдә мәйданчыклары «Салават күпере» торак комплексы тирәсендә җәелдерелде, биредә җирле нурлатлылар шәһәр халкына экологик чиста һәм сыйфатлы товарлар тәкъдим итте.
Нурлатлылар сатып алучыларга сыйфатлы продукция алып барды. Кибет киштәләрендә сыер итеннән һәм кош итеннән алып төрле-төрле казылыкка кадәр киң ассортимент табарга була иде. Агызып сатыла торган сөткә, сөт продукциясенә һәм сырларга ихтыяҗ зур булды.
Яшелчәләр — бәрәңге, суган, кишер һәм югары сыйфатлы башка сезонлы культуралар тәкъдим ителде. Моннан тыш, җирле халык чиста бал, йомырка, шулай ук өйдә консервланган эшләнмәләрнең зур ассортиментта сатылды. Бу чара башкалада яшәүчеләр өчен популяр вакыйгага әйләнде инде.
Томанлы, яңгырлы иртә булуына карамастан, күп кенә казанлылар Нурлат җирендә үстерелгән яңа фермер продуктларын сатып алу өчен иртәдән үк килде.