Дамир Ишкинеев нурлатлыларны Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән котлады

2025 елның 29 ноябре, шимбә

Татарстан бердәмлеге символы - республикабыз флагын кабул иткәнгә быел 34 ел тулды!

1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Аның төсе безнең күпмилләтле җәмгыятебезне символлаштыра. Яшел төс – яңарышны, ак төс - татарстанлылар арасында тынычлык һәм татулыкны, уй-фикерләрнең сафлыгын, ә кызыл төс халыкның көчен һәм энергиясен гәүдәләндерә. Һәр татарстанлыга кадерле флаг 34 ел дәвамында республикабыз символы булып тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән! Дәүләт флагыбыз тыныч, бәхетле һәм көчле Республика өстендә җилфердәсен!

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International