Бүген Казанда массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста җиңүчеләр арасында Нурлат журналистлары да бар. «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газеталары хәбәрчесе Ләйсән Галиева «Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген яктырту буенча матбугат чараларында иң яхшы мәкалә» номинациясендә икенче урынны алды.
«НурРадио» («Авторадио Нурлат») ҖЧҖ баш мөхәррире Алсу Усманова «Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)» номинациясендә беренче урынны алды.
Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга Конкурс 2017 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә. Быел жюри хөкеменә 44 катнашучыдан 260 материал тәкъдим ителде.
Журналистларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа һөнәри казанышлар телибез!