Нурлат шәһәренең 9нчы мәктәбендә капиталь ремонт бара.
Бүген Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев шәһәрнең капиталь ремонт бара торган 9нчы мәктәбендә эшлекле киңәшмә үткәрде.
"Акча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан бүлеп бирелде, моның өчен без аңа зур рәхмәт белдерәбез. Эшләр, ял көннәрен дә кертеп, һәркөнне бара», – диде Дамир Ишкинеев.
Район Башлыгы шулай ук подрядчыга да рәхмәт белдерде - монда «Татриэлтстрой» компаниясе эшли.
Подряд оешмасы җитәкчесе Илнур Сәлахов билгеләп үткәнчә, объектта һәр көнне эш төренә карап 30-40 кеше эшли. Хәзерге вакытта әлеге мәктәп укучыларының белем бирү процессы шәһәр гимназиясендә оештырылган. Подрядчылар сүзләренчә, эшләрне март ахырына тәмамлау планлаштырыла.