Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге катнашында Нурлат районында җирле бизнеска ярдәм итү буенча актив эш дәвам итә. Аның нәтиҗәсендә эшмәкәрләргә ташламалы финанслау мөмкинлеге бирелә, бу исә җитештерүне үстерүгә һәм яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итә.

Кече бизнеска ярдәм йөзеннән финанс-мөлкәти ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырыла. 2024 елда ярдәм чараларыннан районның 48 эшкуары файдаланды. Ярдәм күләме 734 млн. сум тәшкил иткән. 2025 елда 19 эшмәкәр ярдәм чараларыннан файдаланган. Ярдәм күләме 495 млн. сум тәшкил итте.

Барлык акчалар бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән, мәсәлән, шәхси эшмәкәр Сәлахетдинова Эльвира 2024 елда сәүдә объектын сатып алган, анда бүген вайлдберриз маркетплейсы заказларын бирү пункты урнашкан. Агымдагы елда «СВО ярдәме» микрофинанс продукты белән пилорама төзү өчен махсус хәрби операциядә катнашучы Кәбиров Артур файдаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International