90 яшьлек юбилеен ул кунаклар һәм якыннар даирәсендә каршылады.
Нурлат районының Фомкино авылында тантаналы чара узды-авылда яшәүче Рауза Вагыйзь кызы Хәлиуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова юбилярны әлеге истәлекле дата белән котлады һәм котлау адресын, шулай ук Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән бүләк тапшырды. Котлауларга Фома авыл җирлеге башлыгы Рәшит Габдрахманов та кушылды.
Рауза Вагыйзь кызы 1935 елның 23 ноябрендә Мәскәүдә туа. Ләкин Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре фронтка киткәч, гаиләләре туган якларына, авылларына кайтырга мәҗбүр була. Аның балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Авыл мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлагач, ул үзенең хезмәт юлын колхозда башлый: икмәк ура, көлтә бәйли, чөгендер эшкәртә һәм башка эшләрне дә намус белән башкара.
1959 елда Рауза Вагыйзь кызы Фома авылында туган Гәрәй Мотыйгулла улы Хәлиуллинга кияүгә чыга. Алар бергәләп «Игенче» колхозында хезмәт куялар, биш бала үстерәләр. Кызганычка каршы, аларның гаилә тормышы озакка сузылмый-17 ел бергә яшәгәннән соң ире авырудан вафат була.
Лаеклы ялга чыкканчы Рауза Хәлиуллина чөгендер үстерүче булып эшләгән. Бүген ул, зур һәм тату гаилә башлыгы буларак, ялгызы гына яши, әмма балалары, тугыз оныгы һәм егерме өч оныкчыгы аның янына гел килеп йөри. Аларның барысына да яраткан әниләре, әбиләре һәм дәү әниләре ныклык, әхлакый көч, хезмәт сөючәнлек һәм дөрес яшәү рәвеше үрнәге булып тора.