2025 елның 18 ноябрендә «Буратино» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү буенча район методик берләшмәсе утырышы булып узды.
Семинарның темасы – “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру коралы буларак сөйләм үсеше буенча заманча ярдәмлекләр". Бирегә тәрбиячеләрн һәм мәктәпкәчә белем бирү белгечләре җыелды.
Чара кысаларында балалар бакчасы педагоглары коллегаларына инновацион методикалар һәм авторлык эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. О.Соболева һәм Е. Шулешко методикаларын кулланып ачык дәресләр, социаль-уен технологияләре буенча мастер-класс үткәрелде, шулай ук татар телен өйрәнү өчен «Сказариум» технологиясе күрсәтелде.
Катнашучыларны эш формалары: «Китап детективы» уку марафоны һәм сөйләмне үстерү өчен төрле уен алымнары аеруча кызыксындырды. Чара кунаклары-«Әкият» 14 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды һәм тәрбиячесе программаны коррекцион эш һәм сөйләм үсеше өлкәсендәге эшләнмәләре белән тулыландырды.