Хафиза Кыям кызы Фәйзуллинага бүген 90 яшь тулды.
Нурлат районының Яңа Иглай авылында яшәүче хөрмәтле Фәйзуллина Хафиза Кыям кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән аны юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова котлады. Ул Хафиза Кыям кызына сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде, шулай ук аңа бүләк тә тапшырды. Котлауларга шулай ук Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин да кушылды.
Хафиза Кыям кызы 1935 елның 18 ноябрендә Яңа Иглай авылында туа. Аның тормышы-хезмәт сөючәнлек һәм ныклыкның чын елъязмасы. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлагач, ул үзенең хезмәт эшчәнлеген колхозда башлый, анда төрле эшләрне намус белән башкара: бозаулар карый, җәен урып-җыюда эшли, ә кышын урманга утын әзерләргә йөри.
1952 елдан аның язмышы «Звезда» колхозы, соңрак «Рассвет» совхозы белән бәйле. Хуҗалык кырларындагы фидакарь хезмәте өчен 1974 елда Хафиза Кыям кызы медальгә лаек була. Эшнең теләсә кайсы участогында аны гаҗәеп тырышлыгы һәм җаваплылыгы аерып тора һәм лаеклы ялга чыкканчы ул совхозда намус һәм тырышлык белән хезмәт куя.
Хафиза Кыям кызы тормышка чыгып ныклы гаилә төзи. 1960 елда ул Фәйзуллин Шәйдулла Фәйзулла улына кияүгә чыга. Алар бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Әмма 1976 елда гаиләгә кайгы килә ире һәлакәттә һәлак була. Хафиза Кыямовна, гаҗәеп көчле рухлы бер ялгызы балаларны аякка бастыра, алар өчен терәк һәм үрнәк була.
Бүген Хафиза Кыям кызы зур гаиләсенең кайгыртучанлыгы һәм мәхәббәте белән әйләндереп алынган. Аның 4 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар, алар зирәк әбиләрен сөендереп яшиләр. Ул үз авылында кызы белән яши. Балалары өчен ул яраткан әни, ә оныклары Һәм оныкчыклары өчен иң кадерле һәм яратучан әби булып гомер итә.
Хафиза Кыям кызы үзен тыйнак, эш сөючән кеше буларак белгән авылдашлары арасында тирән ихтирамга ия. Аның тормышы туган җиргә, гаиләгә һәм үз эшеңә тугрылыкның ачык үрнәге булып тора.
Хафиза Кыям кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз һәм чын күңелдән аңа ныклы сәламәтлек, якыннарының күңел җылысы һәм бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтен тоеп гомер итүен телибез!