Узган атнада Түбән Камада массакүләм мәгълүмат чараларының юбилейлы, бишенче «Кама бризы» фестивале узды.
Анда барлык «Татмедиа» телерадиокомпанияләре, шул исәптән Нурлат коллективы да катнашты.
Журналистлар өчен фестиваль мөһим мәйданчыкка әверелде: алар тәҗрибә уртаклашып кына калмады, республиканың әйдәп баручы медиабелгечләренең мастер-классларында да катнашты.
Конкурс программасы йомгаклары буенча «Нурлат» телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Гөлназ Хәсәншина «Буыннар хәтере» номинациясендә җиңү яулап бүләккә лаек булды.
Без Гөлназ Минзаһит кызын югары казанышы белән котлыйбыз һәм коллегабызның һөнәри осталыгы республика дәрәҗәсендә лаеклы танылу алуы белән горурланабыз.