«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдән 2025 елның 17 ноябрендә 20 сәгатьтән алып 18 ноябрьдә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
18 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
- төнлә һәм иртән бозлавык, юлларда көчле бозлавык;
- көндез 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә.