Биләркүл авылында Преображение Господня храмын изгеләндерделәр

2025 елның 16 ноябре, якшәмбе

Биредә зур тантана җирле тарихи бина-Преображение Господня храмының 155 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган тантана узды.

Бу тарих һәм архитектура һәйкәле бәйрәм көнендә бик күп дин тотучыларны, руханиларны һәм рәсми затларны җыйды.

Тантаналар Нурлат районыннан гына түгел, күрше Самара өлкәсеннән дә дин тотучыларны берләштергән бәйрәм литургиясеннән башланды.

Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар-Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий  һ.б. катнашты. Владыка чиркәүне изгеләндерү йоласын башкарды, бу бәйрәмнең төп рухи вакыйгасына әверелде.

Литургия тәмамлангач, җыелучыларга котлау сүзләре белән руханилар мөрәҗәгать итте. Чиркәүнең настоятеле Сергий атакай Егоров чиркәүнең күпьеллык тарихын һәм авыл тормышындагы ролен билгеләп, җәмәгатьчелекне истәлекле дата белән котлады.

Идарә итүче архиерейның килүе вакыйгага аеруча зур әһәмият бирде. Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий барлык катнашучыларны мөһим вакыйга белән котлады, авыл халкына тынычлык, иминлек һәм татулык теләде. 

Тантана бүләкләү белән дәвам итте, сый-нигъмәттән авыз итү белән тәмамланды, авыл халкын һәм кунакларны хуш исле пылау, камыр ризыклары белән кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International