Кичә, 15 ноябрьдә, Нурлатта район мәгариф оешмалары укучыларының әниләреннән торган җыелма командалары арасында традицион волейбол турниры узды.
Ярышлар ике истәлекле датага багышланды: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм якынлашып килүче Әниләр көненә.
Ярышларда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 10 команда көч сынашты. Шәһәрнең 1нче, 2нче, 3нче, 4нче, 8нче, 9нчы номерлы урта мәктәпләре, Нурлат гимназиясе, Егоркино, Урта Камышлы һәм Төрнәс урта мәктәпләре.
Турнирның финал матчы аеруча мавыктыргыч һәм киеренке булды. Анда 3нче мәктәпнең әниләр командасы һәм соңгы 3 елда чемпион калган — 2нче мәктәпнең җыелма командасы катнашты. Киеренке көрәштә өченче мәктәп волейболчылары җиңү яулады.
Турнир нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын — 3нче урта мәктәптән әниләр командасы.
2нче урын - 2нче урта мәктәпнең әниләр командасы.
3нче урын — Нурлат гимназиясенең әниләр командасы, алар бронза өчен матчта 1нче мәктәп командасын җиңеп чыкты.
Оештыручылар турнирда катнашучыларның барысына да күңелле уеннары, җылы атмосфера һәм югары спорт дәрте тудырган өчен рәхмәт белдерә