2025 елның 16 ноябренә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышының сизелерлек начараюы турында доклад-консультация.
2025 елның 16 ноябрендә салкын атмосфера фронты узу сәбәпле Татарстан Республикасы территориясендә һава торышының сизелерлек начараюы көтелә.
16 ноябрьдә төнлә һәм иртән:
- явым-төшем, урыны белән көчле яңгыр рәвешендә, юеш кар һәм карга явуы, күз күременең 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак булуы;
- урыны белән бозлавык һәм җепшек кар;
- 16-21 м/с тизлектәге көчле җил;
- һава температурасын 0..-5°кә кадәр төшүе көтелә;
- юлларда бозлавык барлыкка килүе, урыны белән көчле кар көртләре хасил булуы ихтимал.
16 ноябрь көнне көндез сизелерлек явым-төшем булмаячак, һаваның максималь температурасы -2..+2° булачак. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.