«Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә диктант яздылар.
Районда акциядә катнашу өчен барлыгы 45 мәйданчык оештырылган иде. Алар барлык мәктәпләр һәм балалар бакчалары, аграр техникум, Халыклар дуслыгы йорты, җирлекара үзәк китапханә, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәге базасында эшләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акциядә татарлар гына түгел, татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксынган башка милләт вәкилләре дә катнашты.
Быел төп мәйданчык «Киләчәк» балалар иҗат үзәге булды, анда диктант район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды. Аның белән бергә район Башкарма комитеты, район һәм шәһәр Советлары вәкилләре, мәгариф учреждениеләре директорлары, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе әгъзалары үзләренең белемнәрен тикшерде.
Катнашучылар арасында «Камыр Батыр» балалар бакчасы мөдире Ләйсән Төхвәтуллина да бар иде.
«Безнең балалар бакчасы коллективы ел саен «Татарча диктант» акциясендә катнаша. Без үз телебезне белергә һәм үсеп килүче буынга үрнәк булырга тиеш. Бу - бик мөһим һәм кирәкле акция», - дип уртаклашты ул.
Акциядә катнашучыларга татар әдәбияты классигы Каюм Насыйриның «Кабуснамә» әсәреннән өзек язарга кирәк иде. Диктант тәмамланганнан соң барлык катнашучылар оештыручылардан Рәхмәт хатлары алды.
Быел «Татарча диктант» инде унынчы тапкыр уздырыла. Россиядә диктантны массакүләм язу иртәгә, 15 ноябрьдә, ә чит илләрдә – 16 ноябрьдә узачак. Акциянең географиясе киңәюен дәвам итә: быелгы сезонда Россиянең 68 төбәгендә һәм дөньяның 26 илендә 7 меңгә якын мәйданчык теркәлгән.
Масштаблы проектны Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Казан федераль университеты оештыра.