Сәфәр кысаларында Гөлнара Габдрахманова Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев белән бергә җирле генеалогик тикшеренүчеләр белән очрашты.
Шәһәр Мәдәният сарае фойесында гаилә истәлекләре күргәзмәсе оештырылды, анда үз шәҗәрәләрен өйрәнү белән шөгыльләнүче берничә Нурлат гаиләсе күпьеллык эзләнүләр нәтиҗәләрен күрсәтте. Киекле авылыннан Абдуллиннар гаиләсенең экспозициясе аеруча игътибарны җәлеп итте, ул үзенең эчтәлеге һәм масштабы белән таң калдырды.
"Без нәселебезнең шәҗәрә агачын 1970 нче еллардан төзи башладык,-дип сөйләде педагогик хезмәт ветераны Нәбиулла Абдуллин. - Безнең гаиләдә 627 елдан бирле исәп алып барылган шәҗәрә булганлыгы билгеле, ләкин, кызганычка каршы, 1930 еллар башында ул безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында юкка чыккан. Безгә аны өлешчә торгызырга туры килде, һәм бүген анда 13 буыннан 500 гә якын кеше исәпләнә, ә нәсел тарихы 1550 елдан бирле күзәтелә".
Моннан тыш, күргәзмәдә Гыйрфановлар, Минһаҗевлар, Шерниковлар һәм Зарифуллиннарның шәҗәрәләре күрсәтелде.
Гөлнара Габдрахманова районда архив хезмәтенең һәм генеалогик тикшеренүләрнең казанышларын күрсәтүче тематик күргәзмәне карады, гаиләләренең тарихын кадерләп саклаучы нурлатлылар белән аралашты.
Аннары Мәдәният Сараеның кече залында нәсел агачларын барлаучылар, туган якны өйрәнүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, руханилар һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Очрашуда генеалогик тикшеренүләр методикасы һәм дәүләт архивларының бәйсез тикшеренүчеләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
"Без Нурлат районына шәхси генеалоглар белән эшләү һәм халык тарафыннан эшләнгән шәҗәрәләрне җыю өчен килдек. Авыл халкына иске татар телендә гарәп графикасында һәм борынгы рус телендә язылган метрик китапларны, ревизия язмаларын тәрҗемә итүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез. Бу эшнең нәтиҗәсе ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша киләчәктә Татарстан Республикасында яшәүче һәркем үзенең шәҗәрәсен ала алачак", - дип хәбәр итте Гөлнара Зәкәриевна.
Очрашуда катнашучылар район халкының үз тамырларын өйрәнүгә булган кызыксынуын һәм гаилә тарихын саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.
Дамир Ишкинеев авыл җирлекләре башлыкларының һәм руханиларның игътибарын архив материалларын тәрҗемә итүне оештыру өчен районда актив төркемнәр оештырырга кирәклегенә юнәлтте.
"Хосусый генеалоглар һәм муниципаль архивлар эше - Татарстан халыкларының тарихи ядкәрен саклауның мөһим элементы. Без республика районнарында гаилә тарихына карата кызыксыну артуын күрәбез, һәм безнең бурыч - сыйфатлы тикшеренүләр өчен барлык шартларны да тудыру", - дип ассызыклады Гөлнара Габдрахманова эш сәфәренә йомгак ясап.
Киңәшмәдән соң Дәүләт комитеты рәисе Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарих музеенда булды, анда саклана торган тарихи экспонатлар белән танышты. Визит район архивы инспекциясе белән төгәлләнде: Гөлнара Габдрахманова документларны саклау шартларын һәм матди-техник базаны бәяләде.