Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев муниципалитетның социаль инфраструктурасын яхшырту кысаларында төзелә торган ике төп объектта күчмә эшлекле киңәшмә үткәрде.
Инспекция сәфәрендә подряд оешмалары вәкилләре һәм район хакимиятенең җаваплы белгечләре катнашты.
Делегация беренче чиратта Яңа Әмзә авылында урнашкан «Заречный» балаларны савыктыру лагере территориясендә булды. Аннары эш шәһәрнең 8нче мәктәбенең спорт залында дәвам итте. Тикшерү барышында һәр объектта төзелеш-монтаж эшләре үтәлешенә җентекле мониторинг үткәрелде.
Урыннардагы киңәшмә кысаларында проектларны гамәлгә ашыру процессында барлыкка килә торган агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар һәм аларны оператив хәл итү юлларын да билгеләделәр.
Инспекция нәтиҗәләре буенча Дамир Азат улы подряд оешмалары җитәкчеләренә төгәл йөкләмәләр бирде. Ул эшләрне интенсивлаштыру һәм район халкы өчен югары социаль әһәмияткә ия булган объектларны тапшыруның билгеләнгән срокларын төгәл үтәү зарурлыгына басым ясады.